Әлмәт районында яшәүче әбине 99 яше белән котладылар

2020 елның 2 октябре, җомга

30 сентябрь көнне Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучы, Бөек Ватан сугышы ветераны Любовь Ивановна Козлова үзенең 99 яшьлеген билгеләп үтте.

Олы яшьтә булуына карамастан, Любовь Ивановна бик аралашучан кеше һәм оптимист. Лаеклы ялда булса да, Любовь Ивановна 20 елдан артык шәһәр Ветераннар советында иҗтимагый эшчәнлек алып барган, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүдә катнашкан.

Бүлек хезмәткәрләре әбине матур гомер бәйрәме белән котладылар һәм аңа нык сәламәтлек, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International