Зәйнең «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында оештырылган Актив пенсионер мәктәбе укучылары Казанда булып кайттылар. Экскурсия «Кабат мәктәпкә» проектын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.
Актив пенсионерлар экскурсовод белән бергә Татарстан башкаласының төп истәлекле урыннарында булдылар, шәһәр турында күп кенә тарихи фактлар һәм легендалар белделәр.
Мондый сәфәрләр Зәй муниципаль районының актив пенсионерлары өчен туган як тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү буенча дәресләр үткәрү кысаларында оештырыла. 2020 ел башыннан шәһәр пенсионерлары өчен укыту һәм ял чаралары социаль әһәмияткә ия проектларны гамәлгә ашыручы коммерцияле булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының грант ярдәме белән үткәрелә.