Алабугада өлкәннәр һәм яшьләр сәламәтләндерү квесты оештырдылар

2020 елның 2 октябре, җомга

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының «Алтын яшь» иреклеләр отряды активистлары Александровка паркында узган сәламәтлек квестында катнаштылар. Чарада шулай ук балалар йортында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.

Башта балалар йорты психологы тест үткәрде, аның ярдәмендә катнашучылар үзләренең шәхес тибын билгели алдылар. Аннан соң балалар һәм өлкәннәр ике командага бүленделәр, аларга маршрут битләре тапшырылды. Квестта катнашучыларга биремнәр белән берничә станция узарга туры килде, ә һәр башкарылган эш өчен баллар исәпләнде. Өлкәннәр балалардан һич тә калышмады: каршылыклар юлын үттеләр, табышмакларга җавап бирделәр, биеделәр.

Барлык катнашучылар һәм җанатарлар күтәренке кәеф һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International