Тәтеш өлкәннәр өчен интернат-йорты кунаклар каршы алды

2020 елның 2 октябре, җомга

1 октябрьдә, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучыларны Олы Шәмәк авыл мәдәният йортының «Туслох» иҗат коллективы котлады.

Льяш һәм Олы Шәмәк авыл җирлекләре мәдәният хезмәткәрләре һәм «Лидер» отряды укучы-волонтерлары әби-бабайларга бәйрәм концерты бүләк иттеләр. Интернат-йорт администрациясе һәм яшәүчеләр мондый бүләккә бик шат иделщр һәм кунакларга игътибарлары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International