Тәтеш интернат-йортына бүләкләр тапшырылды

2020 елның 2 октябре, җомга

Кичә Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Татарстан башкаласыннан килгән хәйриячеләр булдылар. «Казан әниләре» оешмасы, «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды, 177 нче номерлы лицей, 391 нче номерлы балалар бакчасы, 129 нчы номерлы балалар бакчасы, 62 нче номерлы мәктәп, 186 нчы номерлы «Перспектива» күппрофильле лицей вәкилләре бик күп бүләкләр алып килделәр: гигиена кирәк-яраклары, иҗат өчен әйберләр, «Армед» рециркуляторы, матраслар һ. б. Һәр бүләк пакетына мәктәп һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган открытка салынган иде.

Интернат-йорт администрациясе һәм яшәүчеләр хәйрия акциясендә катнашучыларга һәм оештыручыларга зур рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International