Бүген Югары Ослан муниципаль районында профилактика системасы субъектлары катнашында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Чара барышында өч гаилә эше каралды, аларда җиде балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Утырыш нәтиҗәләре буенча консилиум әгъзалары Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе каршында ике гаиләне ведомство учетына кую турында гариза бирергә дигән карар кабул иттеләр. Бер гаилә уңышлы тернәкләнү белән ведомствоара учеттан алынды.