«Кайгырту» белгечләре республика онлайн-форумында катнаштылар

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

25 нче сентябрьдән 30 нчы сентябрьгә кадәр Әлмәтнең «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенең ике хезмәткәре «Конструктив» республика онлайн-форумының «Буллингны профилактикалау» юнәлеше буенча программасын үттеләр.

«Конструктив» республика онлайн-форумы – ул беренче цифрлы форум, анда экстремизмны һәм терроризмны профилактикалау өлкәсендә ил һәм регионның иң яхшы спикерлары үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм бу өлкәдә генә түгел, катлаулы тормыш хәлләрен хәл итү өчен дә файдалы булган уникаль компетенцияләрне үзләштерергә булыштылар. Форумның максаты – экстремизмны, терроризмны һәм деструктив күренешләрне профилактикалау.

Барлык катнашучылар да электрон сертификатлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International