Бу атнада «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге Карау мәктәбендә индивидуаль дәрес үткәрелде. Чара тернәкләндерүнең техник чараларын дөрес куллануга багышланган иде.
Дәресне өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү өчен җаваплы өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үткәрде. Чарада бер караучы (сиделка) һәм бер авыруның туганы катнашты. Аларны аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган гражданнарны гомуми карау күнекмәләренә, шулай ук техник тернәкләндерү чараларыннан дөрес файдалану күнекмәләренә өйрәттеләр.