6 нчы октябрь көнне Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздыра.
Чарада катнашырга эшчеләргә ихтыяҗы булган барлык милек формасындагы эш бирүчеләр чакырыла. Катнашуга ризалыкны 8 (84371) 5-54-02 телефоны буенча расларга кирәк.
Ярминкәгә килүчеләр хезмәт мөнәсәбәтләре һәм эш белән тәэмин итү, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту, һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча консультацияләр ала, предприятиеләрнең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре белән әңгәмә уза алачаклар. Гражданнарның сорауларына шулай ук пенсия фонды һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре җавап бирәчәк.
Моннан тыш, чара кысаларында «Кан басымын үлчә» акциясе дә узачак. Медицина профилактикасы үзәге белгечләре артериаль кан басымын үлчәү буенча хезмәт күрсәтәчәкләр һәм консультация бирәчәкләр.
Халык өчен барлык хезмәтләр дә бушлай. Чара 10.00 сәгатьтә башлана.
Белешмәләр өчен телефон: 8 (84371) 5-54-02.