ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Яр Чаллының «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы Фәйрүзә Вәлиева әти-әниләргә рәсем ясау эшчәнлегенә ешрак мөрәҗәгать итәргә киңәш итә. Учреждениенең Инстаграм социаль челтәрендәге битендә ул рәсем ясау баланың кулларының вак моторикасын, фантазиясен, гүзәллек хисен, индивидуальлеген яхшы үстерә, дип аңлата.

Әлмәт районында өлкәннәр декадасы кысаларында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре «Йөрәктәге мәхәббәт белән» дигән акция уздырдылар.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара өлкәннәр көне бик күңелле узды.

Балигъ булмаган балаларның ата-аналары белән бергә Казанның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Актив ата-ана мәктәбе» социаль проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар. Аның максаты гаилә мөнәсәбәтләрен гармонияләштерүдә ярдәм күрсәтү һәм ата-аналарның үзмәшгульлеген оештыру юлы белән гаиләне авыр тормыш хәленнән чыгару иде.

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

«Овощевод» ҖЧҖ 48 хезмәткәргә 543,4 мең сум түләде.

«Ветеран белән якшәмбе көне» социаль проекты кысаларында 1 нче октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марта Камалова «SMS-балалар» отряды волонтерлары белән берлектә «Игътибар һәм кайгыртучанлык белән» дигән акция уздырдылар.

Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе хезмәткәрләре, «СВЕТЛЯЧОК» гаилә ярдәме үзәге белән берлектә, «Иң яхшы көн» дип исемләнгән гаилә чарасы үткәрделәр.

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер грамоталылыгын арттыру буенча мастер-класс үткәрде.

1 октябрь көнне Әлмәт шәһәренең «Буль-Буль» балалар өчен йөзү үзәгендә ачык ишекләр көне узды. Үзәкнең эшчәнлеге белән танышу һәм алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан әлеге чарада «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологлары да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International