Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Бөгелмәнең «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре чара үткәрде.
Чара Кодаш авылында, социаль хезмәт алучыларның яшәү урыны буенча узды. Дилфүзә Нәбиева укучылар белән бергә пироглар пешереп, пенсионерларны тантаналы рәвештә котладылар, матур шигырьләр укыдылар, чәчәк бәйләмнәре тапшырдылар һәм нык сәламәтлек теләделәр.
