Берничә ел дәвамында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан «Парк ретриты» технологиясе уңышлы тормышка ашырыла. Әлеге юнәлеш кысаларында дәресләр, нигездә, ялгыз өлкән яшьтәге социаль хезмәт алучылар белән үткәрелә.
Парк ретриты – парк зоналарында йөрү аша эмоциональ халәтне яхшыртуның психологик алымы, парклар рәсеме төшерелгән фотографияләр карау.
Парк ретритының өстенлекле формасы – паркка экскурсияләр. Парк буйлап йөрү бәяләп бетергесез тәҗрибә алу, табигатькә якынаю мөмкинлеге бирә. Өлкән кешеләрнең күзәтүчәнлеге һәм кызыксынучанлыгы уяна, алар көч һәм дәрт ала. Көзге чорда табигатькә чыгулар аеруча күңелле уза, чөнки көз – бик матур һәм төрле төсләргә бай ел фасылы.
