Казанның комплекслы үзәге белгечләре «Игелек агачы» хәйрия акциясенә кушылдылар

2020 елның 7 октябре, чәршәмбе

6 октябрь көнне Казан шәһәренең Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Игелек агачы» акциясендә катнаштылар. Аның кысаларында белгечләр хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Вера Георгиевна Бакаеваны хәйрия рәвештә «Моя газета» социаль мәгълүмати-аналитик атналык гәҗитенә яздырдылар.

Вера Георгиевна 1930 елда туган. Ул «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «Фидакарь хезмәт өчен (Хәрби батырлык өчен). Владимир Ильич Ленинның тууына 100 ел тулу уңаеннан», «Хезмәт ветераны», шулай ук «Балалар концлагерьлары тоткыны» медальләре белән бүләкләнгән.

Бүген Вера Георгиевна өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә исәптә тора. Мондый бүләккә ул бик шат иде һәм бүлек белгечләренә ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International