Өлкәннәр декадасы кысаларында Казан шәһәре Авиатөзелеш районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре балигъ булмаганнар өчен «Күңел җылысы» дигән мастер-класс үткәрделәр. Чара барышында балалар өйдә социаль хезмәт алучы ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар өчен сувенирлар әзерләделәр.
Яңа материал белән эшләү катнашучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде, алар рәхәтләнеп чәйнүк өчен төрле бизәкләр уйлап таптылар.
Иҗади эш башкарган арада, балалар үзләренең әби-бабайлары һәм аларга ничек ярдәм итүләре турында сөйләделәр. Туганнары булмаган өлкәннәр турында белгәч, балалар аларга ярдәм итәргә теләк белдерделәр. Балалар ясаган сувенирларны өлкәннәргә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре тапшырды.