«Башкалар кебек яшәргә» клубы кысаларында Казанның Вахитов районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече, Казан дәүләт медицина университетының «Волонтер-медиклар» хәрәкәтендә катнашучылар белән берлектә, социаль хезмәт алучы гаиләләрдәге мөмкинлекләре чикле балалар өчен чара уздырдылар.
Сәламәтлек дәресенең максатлары: балаларның гигиена турында белемнәрен киңәйтү, тешләрне карауның төп кагыйдәләре белән танышу, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш тәрбияләү.
Интерактив әңгәмә барышында волонтер-медиклар балаларга тешләрне карамасаң, алар белән нәрсә булачагы турында сөйләделәр. «Тешләрне нәрсәгә чистартырга кирәк?» мультфильмын караганнан соң, балалар тешләре авырмасын һәм кариес булмасын өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләрне санап чыктылар. Алга таба, алгоритм кулланып, балалар тешләрне ничек дөрес чистартырга кирәклеге турында сөйләделәр.
Чара ахырында барлык катнашучыларга да «Сәламәт елмаю» дигән бүләк җыелмалары тапшырылды.