Бүген Яр Чаллы «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Зыянгирова «Спорт марафоны» дигән сәламәтләндерү чарасы үткәрде.
Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларны сәламәт һәм актив яшәү рәвешенә тарту, физик культура белән кызыксынуларын арттыру. Марафон берничә этапта узды: разминка, командалар белән танышу һәм төрле эстафеталар. Социаль хезмәт алучылар тәкъдим ителгән биремнәрне бик теләп үтәделәр, үзләренең физик сәләтләрен күрсәттеләр.
Чарада 12 кеше катнашты. Инструктор аларга активлыклары өчен рәхмәт белдерде һәм сәламәтлек, актив озын гомер теләде.