Өлкәннәр декадасы кысаларында Апас районының социаль яклау бүлеге вәкилләре республиканың картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында яшәүче якташлары янына барып кайттылар.
Район социаль яклау бүлеге мөдире Зөлфия Гайнуллина Буа, Кайбыч һәм Тәтеш интернат-йортларында булып кайтты. Ул район башлыгы Равил Хисаметдинов исеменнән Апас районында туып-үскән өлкәннәргә азык-төлек пакетлары тапшырды, намуслы хезмәтләре өчен аларга рәхмәт белдерде һәм нык сәламәтлек теләде.
Өлкәннәр мондый игътибар һәм кайгыртучанлыкка бик сөенделәр һәм бүләкләр өчен кунакларга чын күңелдән рәхмәт әйттеләр.
