Лениногорскида яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтүгә багышланган түгәрәк өстәл узды

2020 елның 6 октябре, сишәмбе

Балачакны яклау өлкәсендә дәүләт сәясәтен яхшырту максатыннан Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Сезнең балагыз һәм аның дуслары» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Снежанна Горбунова үткәрде.

Түгәрәк өстәл балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән иде. Чарада социаль хезмәт алучылар арасыннан сигез ата-ана катнашты.

Очрашу барышында юрисконсульт Г. Р. Нигъмәтуллина катнашучыларны Балигъ булмаганнарның караучысызлыгын һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында закон, «караучысыз» категориясенең хокукый мәгънәсе белән таныштырды.

Социаль эш буенча белгеч С. А. Горбунова ата-аналарга социаль-педагогик профилактиканың балалар һәм яшүсмерләр үсешенең оптималь социаль ситуациясен булдыруга юнәлдерелгән һәм аның активлыгының төрле төрләрен күрсәтүгә ярдәм итүче социаль тәрбия чаралары системасы буларак роле турында сөйләде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар чарага бик җитди карадылар. «Балам шәхес буларак формалашсын өчен, мин, әни буларак, контроль итүче орган гына түгел, ә аның чын дусты да булырга тиеш. Балаларыбызның әйләнә-тирәсе өчен без җаваплы», – дип билгеләп үтте чарада катнашучыларның берсе Э. Гордеева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International