5 октябрь көнне Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре яшь волонтерлар һәм социаль хезмәт алучылар белән бергә Кече Шилнә авылында яшәүче өлкән яшьтәге кешеләр янына бардылар.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә торучы әби-бабайларга балалар үз куллары белән ясаган открыткалар тапшырдылар, ә социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагоглары өлкәннәр өчен татлы бүләкләр әзерләделәр. Тукай районында яшәүчеләр игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен кунакларга ихлас рәхмәт белдерделәр.