6 нчы октябрь көнне Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Без Татарстанда яшибез» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды. Аның максаты – үзәктә тәрбияләнүчеләрне дәүләт символикасы белән таныштыру.
Чара республика турында әңгәмә белән башланып китте. Балалар тематик презентация, Татарстан символикасы төшерелгән рәсемнәр карадылар. Шулай ук дәрестә катнашучылар республика гимнын тыңладылар һәм ТРның күпмилләтле булуы турында сөйләштеләр.
Дәреснең соңгы өлеше иҗади иде: балалар милли кием, түбәтәй һәм калфак рәсемнәрен буядылар.