Укытучылар көнен бәйрәм итү кысаларында 5 нче октябрь көнне Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен «Укытучы – мактаулы һөнәр» дигән танып-белү дәресе оештырылды. Әлеге чара балаларны укытучы һөнәре белән таныштыруга һәм мәктәптә укуга карата кызыксынуны үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Дәрес барышында балалар бик теләп үз өстенә тәртипле укучы ролен алдылар, мәктәп фәннәре турында күзаллауларны киңәйттеләр, биремнәр башкардылар, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыттылар. Балаларга бигрәк тә химия дәресе ошады, анда алар тәҗрибә үткәрүдә актив катнаштылар.
Мондый дәресләр балаларның күзаллауларын, кызыксынучанлыгын һәм һөнәри үзбилгеләнешен киңәйтүгә ярдәм итә.