Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Без бергә» клубының яңа иҗат сезоны ачылды.
Чараның максаты: сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле кешеләрнең аралашуы өчен шартлар тудыру, коммуникатив күнекмәләрен үстерү һәм аларның иҗади сәләтләрен тормышка ашыру.
Клуб үз ишекләрен «Мәхәббәтнең яше юк» романтик битеннән ачты. Чараны алып баручы, «Энергетик» мәдәният сараеның иҗат жанрлары буенча белгече Лилия Минһаҗева социаль хезмәт алучылар белән бергә идеаль ир-ат һәм идеаль хатын-кыз образын ясадылар. Соңыннан катнашучылар мәхәббәтне белдертүнең иң популяр ысулын билгеләделәр, интерактив ярдәмендә җенес функцияләренең ничек үзгәрүен ачыкладылар, танылган философларның мәхәббәт турында афоризмнарын искә төшерделәр.
Программаны Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, мәдәният сарае солисты Нияз Хаматшин һәм курайчы Эльмир Махиянов та матур итеп бизәде. Тамашачылар һәр башкаручыны сөенеп каршы алды.
Чарада 25 кеше катнашты.