Биектау районының өлкәннәре скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре «Скандинав йөреше» технологиясе буенча дәрес уздырдылар.

Чараның максаты – өлкән яшьтәге кешеләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны пропагандалау. Скандинавия йөреше тезләрдәге һәм умыртка баганасындагы артык йөкләнештән арынырга ярдәм итә, йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларын ныгытырга булыша, дип санала.

Тренировкадан соң өлкәннәр гомуми хәлнең яхшыруын һәм кәеф күтәренкелеген билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International