50гә якын лениногорскилы социаль контракт төзегән

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Көн саен «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Лениногорск районында яшәүчеләргә социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен алу тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерәләр.

Социаль контрактның максаты – авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә (гражданнарга) ярдәм итү. Программа гаилә әгъзаларын кризис хәленнән чыгу өчен кирәкле гамәлләргә этәрергә тиеш.

Бүгенге көндә бу мөмкинлектән Лениногорск муниципаль районында яшәүче 50гә якын кеше файдалана алды.

Социаль контракт төзү тәртибе турында тулырак мәгълүматны Лениногорск шәһәре, Кутузов урамы, 20нче йорт адресы буенча яки 8 (855595) 5-48-74 телефоны буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International