Татарстанда хезмәт хакы буенча бурычларны түләү буенча эш дәвам итә

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Нурлат муниципаль районы предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.

Шулай итеп, «ИРС» агрофирмасы ҖЧҖ 46 хезмәткәр алдындагы гомуми 912,632 мең сумлык бурычын түләде.

Шулай ук Бөгелмә районының «Метрология һәм автоматлаштыру үзәге» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә түләнде. Предприятие 25 хезмәткәргә 165,2 мең сум түләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International