Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә халыкка, шул исәптән йөкле хатын-кызларга ярдәм итү эше актив рәвештә башкарыла. Гаиләне саклап калуда шикләнүче хатын-кызлар аерым категорияне тәшкил итә.
Бүгенге көндә үзәктә «Ата-ана булу бәхете» дигән социаль проект тормышка ашырыла. Проектны тормышка ашыру вакыты – 2020 елның 1 апреленнән 2021 елның 30 сентябренә кадәр. Проектны гамәлгә ашыру «Демография» милли проекты бурычларын хәл итүдә, аерым алганда, туучылар коэффициентын арттыру һәм гаилә кыйммәтләрен саклауда мөһим.
Шушы көннәрдә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре биш йөкле хатын-кыз һәм максатчан төркемнән бер әни өчен фотосессия уздырдылар. Фотосессиянең максаты – гаиләдә дустанә мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм аналыкка карата позитив, аңлы һәм җаваплы мөнәсәбәт булдыру.
Әлеге чарага әзерләнергә волонтерлар ярдәм итте. Моның өчен хезмәт тернәкләндерү кабинетларында барлык шартлар да булдырылган: чәчтараш эше, тегү эше, компьютер белеме, бакчачылык кабинетлары. Фотограф Евгения Епова һәм визажчы Лилия Найшуллер үз бурычларын бик яхшы үтәделәр һәм фотосессиядә катнашучыларны сөендерделәр.