15 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культурасы буенча инструкторы Ләйсән Җиһангирова «Хәрәкәттән сәламәтлеккә» дигән мастер-класс үткәрде. Чараның максаты социаль хезмәтләр алучыларны физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, шулай ук сәламәтлекне ныгыту иде.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Инновацион технологияләр кертү кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре гадәти булмаган аппликация – арчимбольдески (яшелчә һәм җиләк-җимештән аппликация) буенча дәрес үткәрделәр.
Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мавыктыргыч һөнәрләр дөньясына сәяхәт» дигән танып-белү дәресе узды.
«Демография» илкүләм проектының «Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме» региональ өлешенең максатчан күрсәткечләренә ирешү максатларында Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре 4 балалы күп балалы гаиләләргә социаль контракт төзү шартлары турында хәбәр итәләр.
13 октябрь көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова «Нәтиҗәле хезмәттәшлек» программасы буенча «Конфликтсыз аралашу» дигән төркемле дәрес үткәрде. 10 бала катнашында чара 12 нче социаль участокта узды.
Шушы көннәрдә Әлмәт районының алты балигъ булмаган баласы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәткәрләре оештырган «Ялган җәннәт» дигән чарада катнашты.
14 октябрь көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Мин һәм минем сәламәтлегем» дигән интеллектуаль уен узды.
2020 елның 14-23 октябрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыруда катнаша торган коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты грантларын алуга республика конкурсында катнашу өчен конкурс гаризалары кабул ителә.
2020 елның 14 октябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 74 305 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 1 889 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,66 % тәшкил итә.