Министр Эльмира Зарипова «Милләт кроссы»нда беренче килде

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

Бу ялларда Казанда бөтенроссия йөгерү көне – «Милләт кроссы» узды. Йөгерештә катнашучылар арасында яшь спорт сөючеләр дә, спортчы-ветераннар да бар иде, алар аерым ярышты.

Ярышларга ТР Спорт министры Владимир Леонов һәм ТР Җиңел атлетика федерациясе президенты Хафиз Салихов старт бирде.

Кросс кысаларында 1, 2 һәм 3 чакрымга йөгерү, шул исәптән шәһәр мәктәпләре вәкилләре өчен ГТО йөгереше һәм шәһәр һәм республика ведомстволары җитәкчеләренең ярышы узды.

Республика ведомстволары җитәкчеләре йөгерешендә хатын-кызлар арасында беренче урынны ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International