9 октябрь көнне Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ә йөрәктә яшьлек җырлый!» дигән музыкаль-шигъри кичә узды. Өлкәннәр декадасы һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан оештырылган чараны социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова уздырды.
Зал белән коммуникатив интерактив уеннар, «Бию ритмында» бию түгәрәгендә катнашучыларның чыгышлары, яраткан җырлар, үзләре язган шигырьләр – бәйрәм программасы социаль хезмәт алучыларга бик күп уңай эмоцияләр китерде. Шулай ук кичәдә катнашучыларга «Элегант яшь – озын гомерлеккә таба!» дигән китаплар һәм журналлар күргәзмәсе тәкьдим ителде.
Чарада 20 кеше катнашты.