«Веста» үзәгенең ял көне клубында чираттагы очрашу узды

2020 елның 13 октябре, сишәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре 10 октябрьдә, ял көне клубы эше кысаларында, социаль хезмәт күрсәтүдә исәптә торучы 32 балигъ булмаган бала өчен чара уздырдылар. Очрашуны үткәрүдә «Альфа» мәдәният йорты хезмәткәрләре дә катнашты.

Яшь катнашучыларга кызыклы хәрәкәтчән уеннар, күңелле конкурслар, аппликация ясау буенча мастер-класс тәкъдим иттеләр. Балалар үзләренең иҗади сәләтләрен, фантазияләрен күрсәтә алдылар. Чара «Солтан патша турында әкият» мультипликацион фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Балалар һәм өлкәннәр вакытны бик яхшы үткәрделәр, бик күп уңай эмоцияләр һәм көне буена җитәрлек күтәренке кәеф алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International