22 октябрь көнне Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге психологы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән бала белән «Кояш эзләгән маймыл турында хикәя» дигән темага дәрес үткәрде. Дәрестә әкият һәм арт-терапия алымнары кулланылды.
Чараның максаты – үз-үзеңне күрсәтү сәләтен үстерү аша шәхес үсешен гармонияләштерү. Иҗат баланың шәхси үсеше өчен мөһим. Әкиятләр атмосферасында балалар ныгый, чынбарлыкны кабул итүгә әзерләнә, биремнәрне үтәү белән кызыксына башлый.
Әкиятне тыңлаганнан соң бала, төсле кәгазь һәм картон кулланып, кояш ясады һәм аңа уңай сыйфатлар бирде. Дәрес ышанычлы һәм яхшы кәеф атмосферасы тудырырга ярдәм итте.