Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен психолог Чулпан Галләмова «Конфликтны ничек дөрес кабул итәргә» дигән темага мини-тренинг үткәрде.
Чараның максатлары: социаль хезмәт алучыларда конфликт табигате турында күзаллау формалаштыру, төрле конфликтларга дөрес җавап бирү сәләтен үстерү.
Төркемдә дустанә атмосфера тудыру максатыннан психолог социаль хезмәт алучыларга төрле күнегүләр комплексын тәкъдим итте. Катнашучылар тискәре хис-кичерешләрдән арыну мөмкинлеге алдылар.
Тренингта 10 кеше катнашты.