COVID-19 таралуын киметү максатыннан Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече социаль хезмәткәрләргә антисептик чаралар һәм битлекләр таратты.
Илдә һәм дөньяда барлыкка килгән санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге социаль хезмәткәрләре чираттагы тапкыр яңа коронавирус йогышын профилактикалау чаралары турында мәгълүмат алдылар, бу шәхси гигиена (кулларны сабын белән юу яки антисептиклар белән эшкәртү), бүлмәләрне даими җилләтү, дымлы җыештыру.