22 октябрь көнне Тәтеш районында социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган, 4 нче һәм 8 нче социаль участокларда яшәүче гаиләләргә ведомствоара килеп тикшерү оештырылды.
Ведомствоара комиссия составына «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре Н. А. Мулюкина һәм И. Е. Шитова, балигъ булмаганнар эшләре буенча өлкән инспектор В. А. Баландин, опека һәм попечительлек секторы мөдире А. С. Голод, балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең җаваплы сәркатибе Н. В. Николаева керде.
Рейд барышында Вожжи, Чуаш Черепановосы, Тайба-Тауш, Кошки-Новотимбай, Богдашкино авыллары территориясендә яшәүче 9 гаиләнең торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Белгечләр барлык гаилә әгъзалары белән янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча инструктаж оештырдылар, автоном янгын хәбәрчеләренең төзеклеген тикшерделәр.