Вак моториканы үстерү чарасы буларак бизиборд

2020 елның 23 октябре, җомга

Үзизоляция чорына карамастан, Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында өлкәннәр белән даими рәвештә индивидуаль дәресләр уздырыла.

Бүген социаль эш буенча белгеч Екатерина Мясникова интернат-йорт карамагындагы әби белән бизиборд ярдәмендә кул бармакларының вак моторикасын торгызу буенча дәрес үткәрде.

Бизиборд – ул төрле зурлыктагы, формадагы элементлардан, детальләрдән торган стенд. Бизиборд сенсорлы һәм моторлы координацияне үстерергә мөмкинлек бирә. Бизибордны куллану нәтиҗәсендә кул бармаклары хәрәкәте ышанычлы, төгәл була. Шулай ук бизиборд хәрәкәтләрне координацияләүне, тактиль хисләрне, ориентлашуны үстерүдә ярдәм итә, хәтер, логика һәм фикерләүне ныгыта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International