COVID-19 ның яңа дулкыны социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тормышына үзгәрешләр кертә. Яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты үзизоляция режимына күчте.
COVID-19 пандемиясе шартларында авыруга тиз бирешүчән төркемгә кергән кешеләрне саклау өчен вакытында кирәкле чаралар күрү мөһим. Коронавируска бәйле чикләү чаралары аеруча өлкән кешеләрнең сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән.
Интернат-йорты белгечләре социаль хезмәтләр алучыларга тиешле медицина ярдәмен күрсәтә һәм аларның кәефен төшермәскә торыша. Карамактагылар үзизоляция чараларының кирәклеген аңлый. Учреждение хезмәткәрләре интернат-йортта – уңай атмосфера, персонал һәм яшәүчеләр бер-берсенә ярдәм итәләр, күңел күтәренкелеге һәм яхшы кәефне саклыйлар, дип билгеләп үтә.