«Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» премиясен бирү буенча конкурс нәтиҗәләре билгеле булды

2020 елның 23 октябре, җомга

«Балалар һәм яшьләр эшләре буенча төбәкара үзәк» иҗтимагый оешмасы үткәргән «Балаларга карата дустанә булган Россия оешмалары» Милли иҗтимагый премиясен бирү өчен конкурс нәтиҗәләре билгеле булды.

Исегезгә төшерәбез, конкурс 2019 елның 15 ноябрендә игълан ителгән иде.

Конкурсның максаты – балалар һәм балалары булган гаиләләргә хезмәт күрсәтә торган оешмалар һәм дәүләт (муниципаль) учреждениеләре эшчәнлегенә бәйсез иҗтимагый экспертиза үткәрү.

Чара нәтиҗәләре буенча Россия Федерациясенең 50 субъектыннан балаларга хезмәт күрсәтә торган 115 оешмага тиешле призлы урыннар бирелде. «Балаларга социаль хезмәтләр күрсәтә торган оешмалар» номинациясендә «Идел» яшьләр үзәге лауреат исеменә лаек булды. Менделеевскиның «Кама таңнары» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты, Казанның «Ял» балалар һәм яшьләр өчен сәламәтләндерү, ял итү, мәшгульлекне оештыру үзәге, «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгы катнашучы сертификатларын алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International