Әлмәт районындагы караучылар Карау мәктәбендә беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен кабатладылар

2020 елның 26 октябре, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Карау һәм тернәкләндерү мәктәбендә «Ветеран» инвалидларны тернәкләндерү үзәге табиб-терапевты Э. М. Низамова катнашында «Беренче ярдәм күрсәтү» темасына белем бирү дәресе узды. Укыту дәресе озак вакыт карау системасын гамәлгә ашыру кысаларында узды.

Дәреснең максаты – тәрбияләүче персоналны табибка кадәр беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәтү. Беренче ярдәм – кеше гомерен коткаруга юнәлдерелгән ашыгыч чаралар комплексы. Бәхетсезлек очрагы, авыруның кисәк көчәеп китүе, агулану – бу һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә грамоталы беренче ярдәм кирәк.

Дәрес барышында тыңлаучылар беренче ярдәмне медиклар килеп җиткәнче яисә зыян күрүчене хастаханәгә илткәнче күрсәтү мөһимлеген белделәр, ярдәмне зыян күрүчеләр янында булган һәр кеше күрсәтә ала.

Чара нәтиҗәләре буенча тыңлаучылар төрле хәлләрдә табибка кадәр ярдәм күрсәтү тәртибен үзләштерделәр. Беренче ярдәм күрсәтә белү – гап-гади, әмма бик мөһим күнекмә. Ашыгыч хәлдә ул кемнеңдер гомерен саклап кала ала.

Әлеге чарада биш караучы катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International