«Яңарыш» тернәкләндерү үзәгендә ТАССР төзелүнең 100 еллыгы уңаеннан дәрес узды

2020 елның 23 октябре, җомга

ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Бөгелмә районының «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татарстан – бай төбәк» дигән уен чарасы узды.

Чара республика турында белемнәрне киңәйтүгә, туган якның табигать байлыклары белән танышуга, кече ватан табигатенә сак караш тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.

Дәрес барышында балалар Татарстан символлары, республика территориясендә яшәүче милләтләр турында белемнәрен ныгыттылар, ватан турында шигырьләр укыдылар, истәлекле урыннар, үсемлекләр һәм хайваннар, республиканың сәнәгать предприятиеләре турында викторинада катнаштылар.

Мондый ял чарасы туган якка карата хөрмәт, балалар арасында толерантлык һәм дустанә мөнәсәбәтләр тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International