Министрлык Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча иң яхшы эшне оештыруга конкурс игълан итте

2020 елның 30 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан 2020 ел нәтиҗәләре буенча Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча иң яхшы эш оештыруга конкурс игълан ителде.

Конкурсның максаты – халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең иң яхшы учреждениесен билгеләү.

Конкурста катнашу өчен Министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре (халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре, картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар) чакырыла.

Конкурс ике номинация буенча үткәрелә:

1) озак вакыт карау системасын кертү буенча иң яхшы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

2) озак вакыт карау системасын кертү буенча иң яхшы халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениесе.

Конкурс өч этапта үткәрелә:

1 этап: 2020 елның 2 ноябреннән 9 ноябренә кадәр (конкурс эшләрен җыю);

2 этап: 2020 елның 10 ноябреннән 20 ноябренә кадәр (конкурс эшләренә экспертиза);

3 этап: 2020 елның 4 декабреннән 11 декабренә кадәр (конкурска йомгак ясау).

Конкурсны үткәрү мәсьәләләре буенча консультацияләрне 8 (843) 236-45-56 телефоны аша яисә 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург ур., 40 йорт, 301 кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итеп алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International