Спас интернат-йортында яшәүчеләр Татарстан тарихын искә төшерделәр

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының социаль эш буенча белгече С. А. Савинова учреждение карамагындагылар өчен ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Татарстан тарихы» дигән чара үткәрде.

Чара башында интернат-йортта яшәүчеләр «ТАССР тарихы» документаль фильмын карадылар, аннары аның турында фикер алыштылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Фильмны караганнан соң, белгеч республиканың истәлекле вакыйгалары һәм күренекле шәхесләре турында әңгәмә үткәрде, дәрестә катнашучыларны Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре, мәдәнияте үзенчәлекләре белән таныштырды.

Чара Татарстан турында китаплар күргәзмәсе белән тәмамланды. Өлкән кешеләр оештыручыларга кызыклы чара һәм Татарстанның мөһим тарихи-мәдәни вакыйгаларын искә алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International