«Изгелек» тернәкләндерү үзәге белгече мәхәббәтнең биш теле турында сөйләде

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль эш буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова өлкән яшьтәге гражданнар өчен «Мәхәббәтнең биш теле» дип исемләнгән социаль-педагогик дәрес үткәрде.

Чараның максаты – балаларга, оныкларга карата үз мәхәббәтеңне белдерергә өйрәтү.

Чара барышында үзәк карамагындагылар Әби-бабайлар көнен бәйрәм итүнең тарихын һәм гореф-гадәтләрен белделәр һәм үз-үзеңне туганнар белән элемтәнең мөһим өлеше буларак аңлау күнекмәләрендә актив катнаштылар.

Дәрестә катнашучылар үзләренең өлкән балаларын һәм оныкларын кайчагында аңламаганлыкларын, кайвакыт аларның бер-берсе белән төрле телләрдә сөйләшәләр кебек тоелганлыгын әйттеләр. Тернәкләнүчеләр белгеч белән мәхәббәтнең нинди телләре була, оныкларга һәм балаларга мәхәббәт хисләрен гаиләдә үзара аңлашуны яхшырту өчен ничек белдерергә кирәклеге турында фикер алыштылар.

Соңыннан һәр катнашучы бу көнне ничек итеп үткәрергә теләвен әйтте. Барысына да бәйрәм өстәле артында гаилә белән бергә җыелып, альбом карау фикере ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International