28 октябрь көнне Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләргә ведомствоара рейд оештырды.
Чара барышында 17 балигъ булмаган бала булган 8 гаиләдә торак-көнкүреш шартлары тикшерелде. Рейдның максаты – торак йортларның җылыту сезонына әзерлеген тикшерү. Комиссия составына балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия секретаре Ю. А. Горбачева, балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекнең өлкән инспекторы А. Р. Колезнева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина керде.
Ата-аналарга санитар-гигиеник нормаларны һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәү турында киңәшләр бирелде.