Түбән Кама хатын-кызлары хезмәт тернәкләндерү кысаларында бизәнү әйберләре ясадылар

2020 елның 29 октябре, пәнҗешәмбе

Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында социаль хезмәт алучы хатын-кызлар өчен «Бисер белән чигү. Бизәнү әйберләре ясау» темасына дәрес узды.

Дәрес башында белгеч катнашучыларга чигүнең кайчан һәм ничек барлыкка килүе турында сөйләде, бисер белән чигү төрләре һәм ысуллары турында мәгълүмат бирде.

Бисер, мулине җепләре, фетр, энә һәм кайчы белән файдаланып, катнашучылар бизәнү әйберләре ясадылар.

Бисер белән чигү күп кенә хатын-кызлар өчен хобби булып тора. Белгечләр бисер белән чигү нервларны тынычландыра, стрессны төшерә, дип раслый. Мондый дәресләр берләштерә, төрле кешеләр белән уртак тел табарга ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International