«Үзгәрешләр җиле» клубы кысаларында Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Гөлнара Гизатуллина һәм Гөлназ Веселовская учетта торучы 10 балигъ булмаган бала өчен «Автолидер» автомәктәбенә экскурсия оештырдылар.
Экскурсиянең максаты – юл йөрү кагыйдәләрен белүне ныгыту, үз тормышың һәм башка кешеләрнең тормышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләү.
Оешма директоры Резедә Миңнулла кызы балаларны автомәктәп хезмәткәрләре белән таныштырды һәм уку сыйныфларын күрсәтте. Яшүсмерләр кызыклы формада юл йөрү кагыйдәләрен кабатладылар, юл билгеләренең мәгънәләрен искә төшерделәр, җәяүлеләр катнашында юл ситуацияләрен карадылар.
Уку гаражы балаларда зур кызыксыну уятты, анда алар үзләрен чын машина йөртүчеләр итеп тойдылар, төрле автомобиль маркалары белән таныштылар һәм аларның детальләрен өйрәнделәр. Яшь экскурсантлар бик күп уңай эмоцияләр алдылар һәм кызыклы танып-белү экскурсиясе өчен рәхмәт белдерделәр.