ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Татарстан Республикасының өч предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурычлар түләнде.
Шулай итеп, Яр Чаллы «ИНТЭК И КО» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы 32 мең сумлык бурычын түләде.
Яр Чаллы «Юмо РТ» ҖЧҖ 2 хезмәткәргә 184 мең сумлык бурычын түләде.
«Әлмәт-икмәк» ҖЧҖ 139,300 мең сум түләп, 6 хезмәткәр алдындагы бурычын каплады.