Зәй шәһәренең мәшгульлек үзәгендә Экспертлар советының 2020 елда соңгы утырышы узды

2020 елның 30 октябре, җомга

Зәй шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә юридик зат, шәхси эшкуар яки фермерлык хуҗалыгы буларак теркәлгән эшсез гражданнарга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәмен бирү өчен бизнес-планнар бәяләү буенча Экспертлар советы утырышы узды.

Тәкъдим ителгән өч бизнес-план арасыннан 1 бизнес-проект хупланды, аның авторы 145 100 сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алачак. Булачак эшмәкәр салым инспекциясендә теркәлү һәм үзе сайлаган эшчәнлектә алга таба эшләү буенча консультация алды.

2020 елда 10 эшсез граждан финанс ярдәменнән файдалана алды, шуларның 9 инде эшмәкәрлек белән шөгыльләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International