ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 8 859 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 446 кешегә кимрәк.
2020 елның 4 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 67 864 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 152 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,34 % тәшкил итә.
«Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында» 1992 елның 19 февралендәге 1448-XII номерлы Татарстан Республикасы Кануны нигезендә 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне – эшләми торган бәйрәм көне булып санала.
«Тынычлык әйлән-бәйләне» акциясе кысаларында Буа районы «Гармония» халыкка социаль хезмәт кәрсәтү комплекслы үзәге белгечләре Алших урта гомуми белем бирү мәктәбендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм чарасы уздырдылар.
«Көзге игелек атнасы» акциясе кысаларында В. Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетының Түбән Камадагы филиалының «Өметкә тәрәзә» отряды волонтерлары, канцелярия товарлары җыеп, «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә социаль хезмәт күрсәтүдә тора торган мохтаҗ гаиләләргә тапшырдылар.
Югары Осланның «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балаларны тәрбияләгән гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты эшчәнлегенең төп бурычларының берсе булып социаль хезмәт алучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту тора. Начар эпидемиология вәзгыяте вируслы авыруларны профилактикалауның һәм организмны ныгытуның яңа ысулларын эзләргә этәрә.
Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган «Без төрле – һәм бу безнең көч» дигән мәдәни-ял чарасы узды.
28-29 октябрьдә «Абилимпикс-2020» мөмкинлекләре чикле затлар арасында һөнәри осталык буенча VI милли чемпионат узды.