Бүген Россиядә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә

2020 елның 30 октябре, җомга

30 октябрьдә Россиядә ел саен Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә.

Бу көнне лагерьга җибәрелгән, хөкемсыз һәм тикшерүсез атып үтерелгән ватандашларыбыз турында искә алабыз.

Сәяси репрессияләр Татарстан тарихына да фаҗигале битләр булып язылган. ТАССРда 54,5 меңгә якын кеше репрессияләнгән, 14 меңгә якын республика гражданы һәлак булган.

Мондый фаҗигаләр кабатланмасын өчен, буыннан буынга ил тарихында булган кайгылы вакыйгалар турында истәлекләрне тапшыру мөһим. Бернәрсә дә кеше тормышының кыйммәтеннән өстенрәк куела алмый.

30 октябрь көнне Казанның Архангельск зиратында, гадәттәгечә, сәяси репрессияләргә нигезсез дучар ителгән кешеләр истәлегенә багышланган матәм панихидасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International