2020 елның 4 ноябренә республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 67 864 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 2 152 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,34 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 49 990 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 5 191 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 1,36 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 1 016 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 24 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.